news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Энҗе Акмалова: Сарманның берәр урамына Нияз Акмал исемен бирәсе иде

Нияз Акмалның апасы язучының балачагы турында истәлекләр белән уртаклашты.

Энҗе Акмалова: Сарманның берәр урамына Нияз Акмал исемен бирәсе иде
Энҗе Акмалова
Фото: © «Татар-информ», Рифат Каюмов

Язучы, шагыйрь, журналист Нияз Акмалның бертуган апасы Энҗе Акмалова энесенең исемен Сарманның берәр урамына бирү турында хыяллануын әйтте.

«Энемнең 65 еллыгын искә алу кичәсендә журналист Наилә Вилданова Сарманның берәр урамына Нияз Акмал исемен бирү мәсьәләсен күтәргән иде. Ул аның артыннан йөреп карады. Өмет тә бар кебек иде, ләкин нәтиҗәсе гел кичектерелеп торды. Исем бирелсен иде инде», - диде Энҗе Акмалова «Татар-информ» хәбәрчесенә Чаллыда Нияз Акмалның 70 еллыгын искә алу чарасы башланыр алдыннан.

Бүген Чаллы үзәк китапханәсендә Нияз Акмалны искә алалар. Чарада Татарстан Язучылар берлеге рәисенең беренче урынбасары Илсөяр Иксанова, «Мәдәни җомга» газетасы баш мөхәррире Вахит Имамов, «Безнең мирас» журналы баш мөхәррире Ләбиб Лерон, «Казан утлары» журналы баш мөхәррире Рөстәм Галиуллин, Татарстан Язучылар берлегенең Чаллы бүлекчәсе җитәкчесе Факил Сафин, шагыйрь Газинур Морат, композиторлар Айдар Тимербаев белән Риф Гатауллин, җырчы Гөлдания Хәйруллина һәм башка иҗат әһелләре катнаша.

Энҗе Акмалова Нияз Акмалның җәмәгатьчелек тарафыннан һәрвакыт искә алынып торуына сөенечен белдерде. «65 еллыгын да Чаллыда бик зурлап үткәрделәр. Бик күп кеше җыелган иде. Хәзер 70 еллыгын искә алабыз. Аның шигырьләренә язылган җырларны даими куеп торалар. Мин бик канәгать, Аллаһка шөкер», - диде ул.

Энҗе Акмалов 1996нчы елдан бирле Чаллыда яшәвен, ә аңарчы Казанда торганын әйтте. Энесе 2007 елда 53 яшендә кисәк вафат булган. «Йөрәк белән кисәк китеп барды. Без гаиләдә 5 бала үстек. Арабызда Нияз гына юк. Ул бик талантлы, күренекле кеше иде. Данлыклы фамилиядә каласы килеп, кияүгә чыкканда алыштырмадым», - диде язучының апасы.

Нияз Акмал бала вакытыннан шук малай булып үскән. «1нче сыйныфта укыганда әниләр Ниязны пароходка утыртып, берүзен Казанга олы апабызга кунакка озатты. Апа аны, самолетта килә дип белеп, аэропортта көткән. Өенә кайтса, Ниязны күреп шаккаткан. 7 яшьлек малай, кулында адрес язылган кәгазь белән, елга портыннан хәзерге Ферма микрорайонына кадәр үзе килгән. Шундый малай иде ул», - диде Энҗе Акмалова.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100