news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Эндокринологлар шикәр авыруы булмасын өчен киңәшләр бирде

Кешенең яшәү рәвешенең бу авыруга йогынты ясавын исәпкә алырга кирәк.

(Казан, 20 ноябрь, «Татар-информ»). Табиблар баллы ризыктан мөмкин кадәр баш тартырга яки көн саен ашамаска киңәш итә. Бу шикәр авыруы барлыкка килү куркынычын киметергә мөмкинлек бирә. Бу турыда Илкүләм эндокринология медицина үзәгенең шикәр авырулы кеше табаны бүлеге мөдире Гагик Галстянга сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

Мондый чикләүләрне эндокринологлар гына түгел, шулай ук онкологлар һәм кардиологлар да үтәргә киңәш итә.

«Көндәлек тормышта баллыдан баш тарту яхшырак, көн саен ашамау хәерлерәк», дип өземтә китерә агентлык.

Шул ук вакытта генетика, туклану, стресс һәм хәрәкәт активлыгы кебек факторлар атала.

Соңгы факторга Илкүләм эндокринология медицина үзәге институты директоры Марина Шестакова да игътибарны юнәлтә. Ул татлы ризыклардан баш тартырга көче җитмәгән кешеләргә физик активлыкны арттырырга киңәш итә.

Аның сүзләренчә, баллы ашагач, калорияләрне сарыф итәргә кирәк.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100