news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Эндокринолог диабетның яңа тибы турында сөйләде

Мәскәү өлкәсе Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш эндокринологы Инна Мисникова «Радио 1» белән әңгәмәдә дөрес тукланмау аркасында барлыкка килгән диабетның яңа тибы турында сөйләде.

Аның сүзләренчә, диабетның бу төре балачактан ук хроник ачлык аркасында үсә һәм чыннан да ярлы Африка дәүләтләрендә һәм Азиянең аерым районнарында очрый.

«Бөтен эш ашказаны асты бизендә. Ул тиешенчә үсми: инсулин эшләп чыгару өчен җаваплы бета-күзәнәкләр үсми. Бу – аксым кытлыгы аркасында барлыкка килә», - дип аңлатты Мисникова.

Белгеч билгеләп үткәнчә, элек бу вариант ВОЗ классификациясенә кергән, әмма соңрак аннан чыгарылган. Хәзер халыкара бергәлек яңадан аның кайтуы турында фикер алыша һәм әгәр классификациягә төзәтмәләр расланса, Россия табиблары моңа җавап бирәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot