news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Өендә татар шамаилен күреп үскән балага кечкенәдән татар милли архетибы салына – Рөстәм Батров

“Минем гаиләмнең шамаиле: үткәннәрдән – бүгенгегә” дип исемләнгән күргәзмәдә 100дән артык хезмәт тәкъдим ителә

(Казан, 21 май, “Татар-информ”, Ләйсән Исхакова). Бүген, Идел буе Болгар дәүләтенең исламны рәсми кабул итү көнендә, Казан Кремленың Кол Шәриф мәчетендәге Ислам мәдәнияте музеенда һәм Татар шамаиле галереясында “Минем гаиләмнең шамаиле: үткәннәрдән – бүгенгегә” дип исемләнгән күргәзмә ачылды. Ул “Минем гаиләмнең шамаиле” Бөтенроссия татар шамаиле конкурсы кысаларында оештырылды. Күргәзмәдә бәйгенең шорт-битенә эләккән 100дән артык эш тәкъдим ителде.

Аның Ислам мәдәнияте музеендагы өлешендә Татарстанның 5 районыннан, Казаннан, Чувашиядән һәм Түбән Новгород өлкәсеннән килгән 58 борынгы шамаил урын алды. “Беренче тапкыр бирегә куелган әлеге шамаилләр коллекциясе Татарстан башкаласы һәм республика музейларында саклана торган шамаилләрне сан һәм сыйфат ягыннан узып китә”, – дип сөйләде музейның директоры Нурия Гәрәева.

ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең һәм ТР мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батров бу төр традицион татар мөселман сәнгате яңарышының мөһимлеген ассызыклап, моның республика күләмендә башкарылырга тиешле бурыч булуына игътибар юнәлтте. “Пыялага язылып, ялтыравык фольга файдаланып һәм милли бизәкләр төшереп эшләнгән традицион шамаил – милләтебезне саклап калуның бер чарасы. Мин, рус мохитендә тәрбияләнгән кеше буларак, балачактан шамаилнең көчле йогынтысын тоеп үстем. Өендә татар шамаилен күреп үскән балага кечкенәдән татар милли архетибы салына”, – дип сөйләде ул әлеге сәнгать төренең тәрбияви аспектына басым ясап. Рөстәм хәзрәт быел Кол Шәриф мәчете үзенең 10 еллыгын билгеләп узуы турында искәртеп, күргәзмәнең нәкъ менә биредә оештырылуының очраклы булмавын билгеләп узды.

Ул конкурста һәм күргәзмәне оештыруда катнашкан һәркемгә рәхмәт белдереп, шамаил юнәлешендә иҗат итүче осталарга лаеклы алмаш үсеп килүе турында әйтте. Мәсәлән, яшь рәссам Алсу Мусавирова шамаилләрен конкурска дип беренче тапкыр ясаган. Ул хезмәтләрен “Традицион татар шамаиле” һәм “Һәвәскәр каллиграфия” номинацияләрендә тәкъдим иткән.

Күргәзмәнең Татар шамаиле галереясындагы икенче өлешендә исә хәзерге заман рәссамнары һәм хаттатлары иҗат иткән 52 хезмәт урын алган. Бүген әлеге эшләрдән 3 төп финалист сайлап алыначак. Алар өчен Кол Шәриф мәчетендә, ТР мөселманнары Диния нәзарәте һәм “Казан Кремле” сайтлары аша тавыш бирү мөмкинлеге тудырыла. Җиңүчеләр Изге Болгар җыены алдыннан, 12 июнь көнне, Кол Шәриф мәчетендә игълан ителәчәк.

Конкурсның жюри әгъзасы, сәнгать белгече Гүзәл Сөләйманова татар шамаилләренең халык сәнгате булуына игътибар юнәлтеп, элек-электән аларда Коръән аятьләре, хәдисләрдән тыш, халык мәкальләре, әйтемнәре, шигырьләр, бигрәк тә Тукай шигырьләре язылуы турында сөйләде. “Шундый зур эш башланган икән, киләчәктә дә яшьләр тырышлыгы белән шамаил ясау сәнгате дәвам итәргә, үстерелергә тиеш”, – диде ул үзенең чыгышында.

Россия ислам институты ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин да татар шамаиленең тулы кыйммәтле халык сәнгате булуына басым ясап: “Татар шамаиле шуның белән дә кадерле”, – диде. Аның сүзләренчә, шамаил элек-электән һәр гаиләдә ислам динен саклап торучы үзенә күрә бер “бөти” булган. Әнә шул традицияләргә кире кайтуыбыз бик мөһим. Бүгенге күргәзмәдә бабаларыбыз тарафыннан һәм яшьләр кулы белән ясалган хезмәтләр әлеге төр милли сәнгатьнең ни дәрәҗәдә бай булуын чагылдыра, диде Рәфыйк Мөхәммәтшин.

Бөтендөнья Татар яшьләре форумы рәисе Тәбрис Яруллин: “Бүгенге шәһәр фатирларында шамаил куючылар бик аз. Ә бит бу сәнгать төре – уникаль күренеш. Ул милләтенә, диненә карамастан, һәр кешегә кызыклы булырлык мәдәни мирасыбыз. Бүгенге күргәзмәнең борынгы һәм хәзерге заман шамаил сәнгате үрнәкләреннән торуы бүгенге шәһәрләшкән татарларның да фатирларында, йортларында шамаилләр эленүгә этәргеч булачак”, – диде.

Сүз уңаеннан, күргәзмә көн саен 21 июльгә кадәр эшләячәк.

Фотосурәт dumrt.ru сайтыннан алынды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100