news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Җәен Татарстандагы берничә трассада 110 км/сәг тизлек белән йөрергә рөхсәт итәчәкләр

Үзгәрешләр Казан — Яшел Үзән трассасының Идел аша күпер чатыннан соңгы участогында кертелгән инде.

Җәен Татарстандагы берничә трассада 110 км/сәг тизлек белән йөрергә рөхсәт итәчәкләр
Татарстан ЮХИДИ

(Казан, 3 июнь, «Татар-информ», Гүзәл Хөсәенова). Татарстан трассаларының кайбер участокларында рөхсәт ителгән тизлекне тиздән 110 км/сәгатькә кадәр арттырачаклар. Бу хакта «Татар-информ»га республиканың Дәүләт автомобиль инспекциясендә хәбәр иттеләр.

Җиңел автомобильләр өчен тизлек режимы Казан — Яшел Үзән трассасының Идел аша күпер чатыннан соңгы участогында 100 км/сәг кадәр арттырылган инде.

ЮХИДИ хезмәте шулай ук, тагын ике участокта рөхсәт ителгән тизлекне 80 км/сәгатькә арттыруны планлаштыра. Үзгәрешләр Мамадыш трактында — Интернациональ урамы киселешеннән Казанга чыгу юлына кадәр булачак. Горький шоссесында да үзгәрешләр көтелә — Залесная урамы № 118 йорттан башлап шәһәрдән чыгуга кадәр тизлек арттырылачак.

Тагын өч районда: Питрәч, Балык Бистәсе һәм Теләчедә М7 трассасында максималь рөхсәт ителгән 110 км тизлек белән йөрергә ярый торган участоклар барлыкка киләчәк.

Барлык үзгәрешләр 30 сентябрьгә кадәр гамәлдә булачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100