news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Энҗе бөртекләре" фестиваленең йомгаклау концерты якынлаша

Габдулла Тукай исемендәге фестиваль быел унынчы тапкыр үткәреләчәк.

(Казан, 15 октябрь, "Татар-информ"). 21 октябрь көнне Габдулла Тукай исемендәге Х "Энҗе бөртекләре" Мәскәү балалар иҗаты фестивале җиңүчеләрен бүләкләячәкләр. Бу хакта Мәскәү Татар мәдәни үзәге хәбәр итә. 
 
Фестиваль өч турдан гыйбарәт. Өченче турга узучылар 20 октябрь көнне чыгыш ясаячак. 21 октябрьдә исә йомгаклау концерты һәм бүләкләү тантанасы узачак. 
 
Фестивальдә 4-18 яшьлек балалар катнаша. Алар хореография, вокал, сүз сәнгате жанрларында сәләтләрен күрсәтә ала. Шулай ук, музыка уен коралларында уйнаучы балалар өчен аерым номинация каралган. 
 
Фестивальнең максаты - татар халкының мәдәни гореф-гадәтләрен яңарту, үстерү һәм саклау; яшь буында ватанпәрвәрлек хисләре тәрбияләү; Мәскәү халкын татар мәдәнияте белән таныштыру; балаларда ана теленә һәм мәдәнияткә кызыксыну уяту; сәләтле балаларны барлау; милләтләр арасында дуслыкны ныгыту. 
 
"Энҗе бөртекләре"ндә җиңүчеләр лауреат исеменә лаек булып, дипломнар белән бүләкләнәчәк. Иң оста башкаручыга Гран-при тапшырылачак. Габдулла Тукай әсәрен иң оста сөйләүчегә аерым бүләк бирү күздә тотыла. Балаларны әзерләгән педагоглар да бүләксез калмаячак, дип вәгъдә итә оештыручылар. 
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100