news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Эмиль Талиповка «Тантана» премиясе тапшырылды

Камал театры артисты Эмиль Талипов «Тукай Казанга кайткан» спектаклендәге Габдулла Тукай роле өчен «Иң яхшы ир-ат роле» номинациясендә «Тантана» премиясенә ия булды.

Камал театрының Зур сәхнәсендә «Тантана» премиясен тапшыру тантанасы бара. Актерга премияне Чечен дәүләт театры җитәкчесе Хава Ахматова тапшырды.

  • Резеда Зәйниева пьесасы буенча Айдар Җаббаров куйган «Тукай Казанга кайткан» спектакле быел Тукай исемендәге дәүләт премиясенә дәгъва итә. Кандидатлар - Айдар Җаббаров, Резеда Зәйниева һәм Эмиль Талипов.
  • «Иң яхшы ир-ат роле» номинациясендә «Тантана» премиясенә Түбән Кама ТЮЗының «Гробовщик» спектакле өчен Павел Минибаев, Кариев театрының «Куркак батыр» спектаклендә Батыр роле өчен Булат Гатауллин, Казан ТЮЗының «Слушай мои позывные» спектаклендә Автор роле өчен Алексей Зильбер, «Живой город» театр сәнгатенә ярдәм фондының (Демидов утары театр резиденциясе) «История одного побега» спектаклендәге роле өчен Искәндәр Хәйруллин да дәгъва итә иде.

  • «Тантана» театр премиясе комиссиясенә республика театрларыннан 73 спектакль кергән.
  • Номинантлар 17 номинация буенча билгеләнгән.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100