Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Эмиль Талипов туган авылында җыеннар уздыруы хакында сөйләде
Җыеннар кичке сабантуй рәвешендә узып, барлык авыл халкын берләштерә.
(Казан, 12 декабрь, "Татар-информ"). Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының актеры, Татарстанның атказанган артисты Эмиль Талипов туган авылында берничә ел җыеннар уздыруы хакында сөйләде. Бу турыда ул "Интертат" электрон газетасындагы "Шәһәрчеләр" проектына биргән интервью вакытында әйтте.
"Хәзерге вакытта авыллар бетеп бара: эш юк, яшьләр яңа тормыш эзләп шәһәрләргә күчеп китә. Әниемнең авылына кешеләр кайтып йөрсен өчен, үз көчем белән авыл җыены уздырам. Ул - Мамадыш районының Ташлык авылы. Ул җыеннар миңа бернинди дә керем китерми. Авыл җыены кичке сабантуй рәвешендә уза", - диде Эмиль Талипов.
"Иң матур сабантуй сездә” дип, бөтен авыллардан җыелалар. Җыенны без кода тиешле кеше белән бергә эшлибез. Авылда оештыру эшен ул алып бара, мин концерт программасын алып кайтам, артистларны барлыйм, аларга түлим. Хәзер бу җыен гадәткә керде. Авыл халкы шул җыенга бүләкләр алып килә башлады", - диде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз