news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Эмиль Талипов милләт мохитен тоючы кеше генә татар киноиндустриясе булдыра ала дип саный

"Режиссер халыкның гореф-гадәтләрен, тарихын, авырлыкларын, михнәтләрен, шатлыкларын - бөтенесен күрергә һәм сеңдерергә тиеш", - ди артист.

Эмиль Талипов милләт мохитен тоючы кеше генә татар киноиндустриясе булдыра ала дип саный
Салават Камалетдинов/архив

(Казан, 12 декабрь, "Татар-информ"). Татар киноиндустриясен булдыру өчен татар мохитен тоючы һәм аңлаучы режиссерлар буынын тәрбияләргә кирәк. Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры актеры Эмиль Талипов шундый фикердә. Бу турыда ул "Интертат" электрон газетасындагы "Шәһәрчеләр" проектына биргән интервью вакытында сөйләде

Эмиль Талипов әйтүенчә, татарларда совет чорыннан бирле үз киностудиясе булмаган. Шул сәбәпле буш урында нәрсәдер төзү бик катлаулы. "Әле без тир түкмәгән килеш кенә кино көтеп утырабыз. Алай гына булмый шул. Ул бит татар драматургының әсәрен алдың да, төшердең түгел. Аның өчен еллар үтәргә, режиссерлар тәрбияләнергә тиеш", - ди ул.

"Режиссер татар мохитен тоярга, аңларга тиеш. Аның йөрәге халык белән бергә тибәргә тиеш. Ул аның гореф-гадәтләрен, тарихын, михнәтләрен, шатлыкларын - бөтенесен күрергә һәм сеңдерергә тиеш. Менә шул кеше кенә татар режиссеры булып, татар киносын барлыкка китерергә мөмкин", - диде Эмиль Талипов.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100