news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Эмиль Талипов, Ләйсән Фәйзуллина, Гөлзада Камәртдиновага атказанган артист исеме бирелде

Президент указында музыка сәнгате үсешенә керткән өлеше өчен Илназ Баһка Татарстанның атказанган артисты исеме бирелүе турында да әйтелә.

Эмиль Талипов, Ләйсән Фәйзуллина, Гөлзада Камәртдиновага атказанган артист исеме бирелде
архив/Ильнар Тухбатов

(Казан, 7 декабрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Өч татар драма артистына – Эмиль Талиповка, Ләйсән Фәйзуллинага һәм Гөлзадә Камәртдиновага театр сәнгате үсешенә керткән өлешләре өчен “Татарстанның атказанган артисты” дигән мактаулы исем бирелгән. Бу хактагы указга Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кул куйган. Яңалык турында "Татар-информ"га театр вәкилләре хәбәр итте.

Гөлзадә Камәртдинова – Буа татар дәүләт театры артисты, театрның примасы.

Эмиль Талипов белән Ләйсән Фәйзуллина – Камал театры артистлары. Яшь артистларның соңгы бергә уйнаган рольләре – Нәкый Исәнбәтнең “Миркәй белән Айсылу” спектаклендә Миркәй белән Айсылу рольләре.

Әлеге указда музыка сәнгате үсешенә керткән өлеше өчен Илназ Баһка Татарстанның атказанган артисты исеме бирелүе турында да әйтелә.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100