news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Эмиль Җәләлетдинов Тукай музеенда “Печән базары яхуд яңа Кисекбаш” сатирик әсәрен сөйләгән

Әлеге чара “Татарстанда музейлар язы” акциясе башлануга һәм Көлке көненә багышланган.

Эмиль Җәләлетдинов Тукай музеенда “Печән базары яхуд яңа Кисекбаш” сатирик әсәрен сөйләгән
пресс-служба музея им. Г. Тукая

(Казан, 1 апрель, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Бүген Казанда Габдулла Тукай әдәби музеенда Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Эмиль Җәләлетдинов Тукайның “Печән базары яхуд Яңа Кисекбаш” әсәрен яттан сөйләгән. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә музей директоры Гүзәл Төхвәтова хәбәр итте.

“Бүген Көлке көне һәм “Татарстанда музейлар язы” акциясе башланып китте. Шул уңайдан, иң беренче чара итеп, “Печән базары яхуд Яңа Кисекбаш” әсәренә нигезләнгән интерактив экскурсия оештырылды. Музейга килгән кунаклар яңа экспозиция белән танышты. Эмиль Җәләлетдинов Тукайның “Печән базары яхуд Яңа Кисекбаш” сатирик әсәрен яттан сөйләде, башка әсәрләрен дә укыды”, - диде Гүзәл Төхвәтова.

Ул Эмиль Җәләлетдиновның Тукайның кайбер сатирик әсәрләренең русчага тәрҗемәләрен җыр рәвешендә башкарганын әйтте. Җырчы көйләрне үзе язган.

“Печән базары яхуд Яңа Кисекбаш” әсәре 20 гасыр башы татар халкы тормышының энциклопедиясе дип атала. Анда Тукай шул чор Казанга бәйле иҗтимагый-сәяси проблемаларны да, халык каршында булган геройларны да – Вәисовларны һәм башкаларны да телгә ала. Коләхмәтнең дә чын прототибы билгеле – ул төрек көрәшчесе буларак тәкъдим ителә”, - диде Гүзәл Төхвәтова.

Музей директоры әйтүенчә, 3 апрельдә “Тукай белән сөйләшәм” дип исемләнгән экскурсия-праменанд тәкъдим ителәчәк. Аны Г.Камал театрының яшь режиссеры Олег Кинҗәгулов әзерләгән һәм алып барачак.

Иртәгә, 2 апрель исә, Балалар китабы көненә багышланган түгәрәк өстәл утырышы көтелә. “Татарстан китап нәшриятының балалар әдәбияты бүлеге хезмәткәрләре һәм 175 мәктәпнең 8 А сыйныфы укучылары “Заманча балалар китабы нинди булырга тиеш” һәм “Музейларда балалар китапларын ничек куллану отышлы” дигән сорауларга җавап эзләячәк”, - диде Гүзәл Төхвәтова.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100