news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Эмиль Гобәйдуллин: Татарстанга 48 меңнән 55 меңгә кадәр хезмәткәр җитми

Хәзерге вакытта Татарстанда 48-55 мең хезмәткәр җитми, әмма киләсе җиде елда республикага 162-165 мең яңа белгеч кирәк булачак. Бу хакта «Татарстан 24» телеканалындагы «Галстуксыз интервью» программасында «ТР һөнәри компетенцияләрне үстерү үзәге» коммерцияле булмаган автоном оешмасының генераль директоры Эмиль Гобәйдуллин сөйләде.

«Хезмәт базарында чыннан да дефицит, бигрәк тә соңгы елларда ул сизелә. Сәбәпләре күп: пандемия нәтиҗәләре [коронавирус], махсус хәрби операция, эмиграция һәм башкалар. Шул ук вакытта яңа производстволар ачыла, җитештерү буенча планнар үсә, кадрлар күбрәк кирәк», — дип белдерде программа кунагы алып баручының соравына җавап итеп.

Эксперт сүзләренчә, ел саен республикада якынча 15-17 мең урта һөнәри белемле студент укытып чыгарыла. Шуңа бәйле рәвештә ул җитештерүне автоматлаштыруга һәм хезмәт җитештерүчәнлеген арттыруга игътибар итәргә тәкъдим итте, шулай ук мигрантларны җәлеп итү кирәклеген билгеләп үтте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100