Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Эмиль Гобәйдуллин һәм Игорь Бикеевка Дәүләт Советы депутаты таныклыклары тапшырылды
ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Эмиль Гобәйдуллин һәм Игорь Бикеевка республика парламенты депутаты таныклыкларын һәм күкрәк билгеләрен тапшырды. Бу хакта ТР Дәүләт Советының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Исегезгә төшерәбез, быелның 16 октябрендә Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе Эмиль Гобәйдуллин һәм Игорь Бикеевка депутатлар Светлана Захарова һәм Рәсим Баксиковның вәкаләтләре вакытыннан алда туктатылуга бәйле рәвештә барлыкка килгән «Бердәм Россия» партиясе исемлегенең вакантлы депутат мандатларын тапшырды. Рәсим Баксиков республика дәүләт хакимиятенең башкарма органнарына эшкә күчте (хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары итеп билгеләнде). Светлана Захарова Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил итеп билгеләнде.
Элегрәк Эмиль Гобәйдуллин һәм Игорь Бикеев кандидатуралары «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан бүлекчәсе сәяси советы президиумы утырышында хупланган иде.
Фәрит Мөхәммәтшин яңа сайланган парламентарийларга депутатлык эшчәнлегендә уңышлар теләде.
Дәүләт Советында Игорь Бикееев Законлылык һәм хокук тәртибе комитетында эшләргә планлаштыра, ә Эмиль Гобәйдуллин – Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитетында.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз