news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Эмиль Гарипов үз юлын сайлады, аны күзәтәбез – җыелманың капкачылар тренеры

Россия хоккей җыелма командасының капкачылар тренеры Рәшит Давыдов «Ак Барс» капкачысына игътибар кимемәвен җиткерде.

(Казан, 8 ноябрь, «Татар-информ», Фәрит Салихов). Казанның «Ак Барс» хоккей командасы капкачысы Эмиль Гарипов үз юлы буйлап бара, әмма Россия җыелмасының тренерлар штабы аның артыннан күзәтә. Бу хакта «Р-Спорт» агентлыгына милли команданың капкачылар тренеры Рәшит Давыдов җиткергән.

Эмиль Гарипов Континенталь хоккей лигасының бу сезонында 25 матчта уенга чыкты һәм капкага сугылган алкаларны кире кагу проценты (93,8 процент) буенча лигада алтынчы урында бара. Ә ышанычлылык коэффициенты (1,81) буенча бераз арттарак – сигезенче урын.

«Ак Барс» составында төп капкачы булган Эмиль Гариповны ил җыелмасының тренерлар штабы Европа хоккей турының Финляндиядә узачак Карьяла кубогына да, Германия кубогында катнашу өчен Олимпия командасына да чакырмады.

«Капкачылар уенына карата билгеле бер караш бар. Гарипов безнең карашка туры килмәде, дип әйтеп булмый, әмма минем өчен кайбер әйберләр ачык күренә. Өстәвенә безнең тәҗрибә һәм аерым сөйләшү дә булды. Кеше үз юлы буйлап атлый, без алга таба ни булачагын күзәтәбез», – дигән Рәшит Давыдов.

Сүз уңаеннан, 26 яшьлек Эмиль Гарипов бу сезндагы 3 уенда үз капкасын «коры» калдырды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100