news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Эмиль Гарипов КХЛның Йолдызлар матчында катнашачак

«Ак Барс» капкачысына мондый мөмкинлекне матбугат вәкилләре бирде.

Эмиль Гарипов КХЛның Йолдызлар матчында катнашачак
Ильнар Тухбатов

(Казан, 5 декабря, «Татар-информ», Фәрит Салихов). Казанның «Ак Барс» командасы капкачысы Эмиль Гарипов 2018 елда Континенталь хоккей лигасының Йолдызлар матчында катнашу хокукына ия булды. Казан капкачысын традицион тамашада катнашуын тавыш бирергә хокуклы матбугат вәкилләре теләгән. Бу хакта лиганың рәсми сайты җиткерде.

Кичә, массакүләм мәгълүмат чарасы вәкилләренең Йолдызлар матчына Бобров, Тарасов, Харламов һәм Чернышев дивизионына уенчылар сайлау өчен тавыш бирүе туктатылды. Аның нәтиҗәләре буенча, сайланган 12 уенчы исемлегенә Эмиль Гариповтан тыш Татарстан клубыннан тагын бер хоккейчы – Түбән Каманың «Нефтехимик» командасы һөҗүмчесе Дэн Секстон да кергән.

Эмиль Гарипов – «Ак Барс»ның Йолдызлар матчында катнашачак өченче уенчысы. Моңа кадәр, тамашачыларның тавыш бирүеннән соң, Андрей Марков һәм Владимир Ткачевның Йолдызлар матчында катнашачагы билгеле булган иде.

Хоккей тамашасы 10-14 гыйнварда Астанада уза.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100