news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Эмиль Гарипов КХЛның узган атнадагы иң яхшы капкачысы булып танылды

"Ак Барс" капкачысының ышанычлык коэффициенты – 0,97.

(Казан, 28 ноябрь, "Татар-информ"). КХЛның чемпионатта иң яхшы уенчыларны ачыклау комиссиясе турнирның 13 нче атнасына нәтиҗә ясады.

Иң яхшы капкачы дип “Ак Барс”тан Эмиль Гарипов танылды. Атна дәвамында Эмиль өч матчта команда капкасын саклады һәм икесендә капкасын “коры” калдырды. “Ак Барс” капкачысы капкага сугылган алкаларның 96 процентын кире бәрә алды, ышанычлык коэффициенты – 0,97. 

Әлегә аның "коры сериясе" 101 минут 56 секунд тәшкил итә.

Сүз уңаеннан, иртәгә "Ак Барс" командасы үз бозында "Салават Юлаев" хоккейчылары белән очраша.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
Медиаметрикс
news_bot_970_100