news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Эмиль Гарипов КХЛ лидеры булды

«Ак Барс»ның элеккеге уенчысы сезон стартында ике матчта бер алка да керттермәде.

Эмиль Гарипов КХЛ лидеры булды

(Казан, 11 сентябрь, «Татар-информ», Сергей Гаврилов). Омскиның «Авангард» клубы капкачысы, казанлы Эмиль Гарипов сезон стартында ике матчта да бер алка да керттермичә, континенталь хоккей лигасы чемпионаты лидеры булды.

Искәртеп узабыз, узган сезон барышында Казанның «Ак Барс» клубында тәрбияләнгән голкипер Эмиль Гарипов, уен тәҗрибәсе булмау сәбәпле, үз клубыннан Омск «Авангард»ына күчте.

Быелгы сезон башында исә Эмиль «Авангард»ның беренче номеры булды, ул омскилылар уенының барлык дүрт җиңү матчын да, алышмыйча уйнап, оттырмады. Аларның икесендә, Магнитогорскида «Металлург» белән бүгенге уенны кертеп (4:0, «Авангард» җиңүе), Гарипов бер алка да керттермәде. 

news_right_1
news_right_2
news_bot