news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Эмиль Гарипов Казанның “Ак Барс” командасы белән яңа килешү имзалады

Капкачы белән клубның әлеге килешүе ике елга төзелгән.

Эмиль Гарипов Казанның “Ак Барс” командасы белән яңа килешү имзалады
Ильнар Тухбатов

(Казан, 4 май, “Татар-информ”, Алексей Анисимов). Казанның “Ак Барс” командасы капкачысы Эмиль Гарипов клуб белән килешүне озайтты. Бу хакта Казан командасы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Капкачы белән клубның яңа килешүе ике елга төзелгән. Элеккеге килешү 30 апрельдә гамәлдән чыккан.

Узган сезонда Казан командасының төп капкачысы Гарипов иде, команда аның белән бергә Гагарин Кубогына ия булды.

news_right_1
news_right_2
news_bot