news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Эмиль Гарипов Казанда PUBG буенча киберспорт командасы җыя

Турнир нәтиҗәләре буенча, “Ак Барс” капкачысы үз командасына иң яхшы уенчыларны сайлап алачак.

Эмиль Гарипов Казанда PUBG буенча киберспорт командасы җыя
архив/Ильнар Тухбатов, ggplatform.ru

(Казан, 21 сентябрь, "Татар-информ"). Казанның “Ак Барс” командасы капкачысы Эмиль Гарипов PUBG буенча киберспорт командасы җыя. Бу хакта “Татар-информ”га үз чыганаклары аша билгеле булды.

Казанның иң көчле геймерлары танылган хоккей голкиперы командасына эләгү өчен көч сынашачак.

Online-турнир 28-30 сентябрьдә узачак. Приз фонды 25 мең сум. Анда 16 яше тулган, Казанда яшәүче Россия гражданнары катнаша ала. Туринир нәтиҗәләре буенча иң яхшы уенчылар Эмиль Гарипов командасына эләгәчәк.

PlayerUnknown’s Battlegrounds (кыскача - PUBG) – патшалар сугышы жанрындагы күп катнашучылы онлайн-уен. Күптән түгел генә ул киберспорт дисциплинасы булып исәпләнә башлады.

  • Алдарак “Татар-информ” Татарстанда уен индустриясенең үсеше һәм киберспортчыларның ничә сум акча эшләгәнен язган иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot