news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Эмиль Гарипов Казанда намаз бүлмәсе булган компьютер клубы ачарга вәгъдә итте

«Ак барс» хоккей командасы голкиперы эксклюзив интервьюда киберспорттагы планнары белән уртаклашты.

Эмиль Гарипов Казанда намаз бүлмәсе булган компьютер клубы ачарга вәгъдә итте
архив/Ильнар Тухбатов

(Казан, 24 сентябрь, «Татар-информ»). Казанда Россиядә беренче тапкыр намаз бүлмәсе булган компьютер клубы барлыкка килергә мөмкин. Бу турыда «Татар-информ»га интервьюда «Ак барс» хоккей командасы голкиперы Эмиль Гарипов хәбәр итте.

Эмиль балачактан компьютер уеннары белән мавыккан, хәзер, киберспорт популярлашкан чорда читтә калмаска карар иткән.

«Казанның күп кенә компьютер клубларында булдым. Анда яшьләр тәмәке тарта, алкоголь эчә, сүгенә. Бу спорт һәм тәрбия кысаларына сыешмый. Хәзер тарафдарлар командасы җыелды, без бергә Казанда киберспортны  яңа дәрәҗәгә чыгарырга телибез. Компьютер клубының уен зонасында намаз бүлмәсенә кадәр булдырырга ниятлибез», — диде Гарипов.

Ике ай элек хоккейчы Good Game оешмасы белән хезмәттәшлек итә башлаган, анда шулай ук клубташы Альберт Яруллин да кергән. Оешма берничә киберспорт командасы җыярга, компьютер клублары челтәрен үстерергә, шулай ук шәхси интернет-платформа булдырырга планлаштыра.

  • «Татар-информ» агентлыгы Гарипов PUBG буенча шәхси киберспорт командасы җыя дип хәбәр иткән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100