news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Эмиль Гарипов: Иң мөһиме – җиңү

"Ак Барс" командасы капкачысы көтелмәгән голга карата үз фикерен җиткерде.

(Казан, 29 август, “Татар-информ”). “Ак Барс” хоккей командасы капкачысы “Амур” клубына каршы уенда (2:1) үз капкасына керттерелгән голдан соң артык борчылмавын белдерде. Әлеге матчта көндәш команда уенчысының үз капкалары яныннан суккан алкасын Эмиль Гарипов тота алмый калган иде.

“Гол ничек кердеме? Ул сукты, алка линияне узды һәм исәп 1:1 булды. Хәтерләсәгез, Микко Коскинен (СКА капкачысы – ТИ) плей-оффта өч шундый гол керттерде һәм чемпион калды. Мин дә каршы килмәс идем. Андый хәлләр була. Футболда да бер капкадан икенчесенә тибеп кертәләр бит. Җиңелсәк, кәеф кырылган булыр иде. Иң мөһиме – җиңү”, – диде Эмиль Гарипов.

news_right_1
news_right_2
news_bot