news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Эмиль Гарипов: Данис Зарипов – хәйләкәр уенчы, татар бит!

«Ак Барс» командасы капкачысы «Металлург»ка каршы серия алдыннан «барс»ларның яхшы формада булуын җиткерде.

Эмиль Гарипов: Данис Зарипов – хәйләкәр уенчы, татар бит!
Ильнар Тухбатов

(Казан, 22 март, «Татар-информ», Фәрит Салихов). Казанның «Ак Барс» хоккейчылары Гагарин кубогы өчен көрәштә Көнчыгыш конференциянең финалында Магнитогорскиның «Металлург» командасына каршы сериягә әзерләнә. Бүген Казан хоккейчылары матбугат чаралары өчен ачык күнегүләр уздырды.

«Без тонуста, күнегүләр уздырабыз, шөгыльләнәбез. Команда яхшы формада. Шулай булгач, кызык булачак», – дип фикерләре белән уртаклашты «Ак Барс» капкачысы Эмиль Гарипов.

«Металлург» составында Казан тамашачылары өчен яхшы таныш уенчы – Данис Зарипов уйный. Плей-оффта ул КХЛның да иң нәтиҗәле уенчысына әйләнде. Данис исәбендә хәзер плей-оффның 9 матчында җыелган 17 (11+6) очко бар. Зариповтан тыш исемлектә һөҗүмчеләр Ян Коварж 17 (8+9), Сергей Мозякин 14 (3+11) һәм сакчы Крис Ли (14 (1+13) да бар. Эмильдән Зарипов-Коварж-Мозякин өчлеге турында да сорамый калып булмады. Аларга каршы нинди алым кулланырга җыена икән?

«Тренерлар штабы ни әйтсә, шулай эшләргә тырышачакбыз. Әлеге өчлекне туктату өчен, һөҗүмчеләр һәм сакчылар бар. Минем эшем алка тоту. Зариповның алка сугуы коточкыч көчле, дисезме? Сергей Мозякинныкы куркынычрак. Ә Данис – хәйләкәр. Татар бит! Карарбыз, ни булыр», – диде Эмиль көндәшләрнең әлеге көчле уенчылары турында.

Данис Зарипов үз гомерендә беренче мәртәбә плей-оффта «Ак Барс»ка каршы чыга. Шуңа да аның өчен уен принципиаль булырга мөмкин, дигән фикердә Эмиль. Шул ук вакытта аның тәҗрибәсеннән чыгып, башкача уйларга да мөмкин, ди.

«Аның яшендә принципиаль уен була ала микән? Ул бит инде барысын да отты», – диде Эмиль Гарипов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100