Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Эмиль Гарипов: Дүрт алка – күбрәк керттердем
"Ак Барс" капкачысы ЦСКА белән уеннан соң үз фикерен җиткерде.
(Казан, 23 гыйнвар, “Татар-информ”). “Ак Барс” командасы капкачысы Эмиль Гарипов ЦСКА белән уенда (6:4) үз капкасына 4 алка керттерде. Капкачы уенын берникадәр тәнкыйтькә тотты.
“Көчле көндәш белән уйнадык, яхшы матч булды. Бөтен кешегә ошарлык кызыклы уен күрсәттек. Көчле командага каршы уйнавы кыен булса да, кызык”, – диде Эмиль Гарипов.
Казан командасы капкачысы беренче ике периодта икешәр алка керттергәннән соң, өченче периодта үз капкасын “коры” калдырды. Ә керттергән бер алканы хөкемдарлар санамады.
“Анда көндәш команда уенчысы кагыйдә бозды – кәшәкәсен югары күтәрде. Өченче периодта башкачарак уйнадым, дисезме? Мин егетләрне авыр хәлгә куя алмый идем инде. Болай да дүрт алка керттердем. Бу – күп. Бар көчемә тырыштым”, – диде Гарипов.
Аның сүзләренчә, пауза вакытында рәсми уеннар булмаса да, контроль матчлар узачак. “Шулар аша плей-оффка кереп китеп булачак”, – диде Эмиль.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз