news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Эмиль Гарипов Бирәзә Сабан туена Гагарин кубогын алып кайтты

Эмиль Гарипов җирле хоккейчылар белән очрашты.

Эмиль Гарипов Бирәзә Сабан туена Гагарин кубогын алып кайтты
Расих Фасхутдинов

(Арча, 24 июнь, "Татар-информ", Ләйлә Хәкимова). Бүген "Ак Барс” хоккей командасы капкачысы Эмиль Гарипов Арчага Гагарин кубогын алып кайтты һәм район хоккейчылары белән очрашты.

 Хоккейчыны Арча район башлыгы Илшат Нуриев каршы алды. "Гагарин кубогының Казанга әйләнеп кайтуы шатлыклы вакыйга. Капкада безнең район егете Эмиль Гариповның торуы һәм районыбыз исеме яңгыравы зур горурлык. Эмильгә шушы хезмәте өчен зур рәхмәт", - диде ул. 

Эмиль Гарипов җавап йөзеннән рәхмәт сүзләрен белдерде. "Чакыруыгыз өчен рәхмәт. Минем өчен бу зур дәрәҗә", - диде.

Танылган капкачы Арчаның "Дракон", "Ястреб", "Ракета", "Металл", "Факел" хоккейчылар командалары белән очрашты, фотога төште. Шуннан соң Кубокны Урта Бирәзәгә алып киттеләр.

Эмиль Гарипов Бирәзәдә узачак Сабан туенда катнаша. Бәйрәм 10.00 сәгатьтә башлана. Чарага шулай ук Данис Зариповның килүе көтелә. 

news_right_1
news_right_2
news_bot