news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Эмиль Гарипов Арчага Сабан туена Гагарин кубогын алып кайта

"Ак Барс” хоккей командасы капкачысы Эмиль Гарипов Бирәзәдә Сабан туе үткәрә.

Эмиль Гарипов Арчага Сабан туена Гагарин кубогын алып кайта
Ильнар Тухбатов

(Казан, 25 май, "Татар-информ", "Арча хәбәрләре"). Эмиль Гарипов Бирәзәгә Сабан туена Гагарин кубогын алып кайта. Бу турыда Арча районы газетасы хәбәр итте.

"Ак Барс” хоккей командасы капкачысы Эмиль Гарипов Бирәзәдә Сабан туе үткәрәчәк, Гагарин кубогын да алып кайтачак. Бәйрәмгә шулай ук Данис Зарипов та көтелә.

"Арча хәбәрләре" газетасы бу турыда Наласа авыл җирлеге башлыгы Илфира Шакировадан сораштырган. 

"Сабан туе Казанныкы белән туры килмәсен өчен, 24 июньгә билгеләнде. Эмиль Гарипов иганәчесе булачак. Көрәш буенча абсолют батырга машина куя. Башка бүләкләр дә зурдан (суыткычлар һәм башкалар). “Ак Барс” командасы хоккейчылары, кубокны саклау өчен солдатларның да кайтуы көтелә", - дип сөйләгән Илфира Шакирова.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100