Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Эмиль Гарипов «Ак Барс»ка каршы беренче уенында отты
«Ак Барс» хоккейчылары «Авангард» командасына буллит бәрү сериясендә җиңелде.
(Казан, 11 февраль, «Татар-информ», Гөлия Хәсбиуллина). Бүген Мәскәү өлкәсенең Балашиха шәһәрендә Континенталь хоккей лигасының Көнчыгыш конференциясенең ике лидер командасы очрашуында «Ак Барс» җиңелде. Казанның «Ак Барс»ы Омск шәһәренең «Авангард» командасы белән көч сынашты. Матч исәбе — 2:1.
«Авангард» капкасын 12 ел «Ак Барс»та уйнаган Казан егете Эмиль Гарипов саклады, ул 2019 елның ноябрь аенда «Авангард»ка күчте. Капкачы Эмиль Гариповка беренче тапкыр «Ак Барс»ка каршы уйнарга туры килде.
Әлеге уен «Ак Барс» һөҗүмчесе Михаил Фисенко өчен Континенталь хоккей лигасында 400нчесе булды. Бүгенге матчта бозга «Ак Барс» сакчысы Андрей Педан чыкты, ул, җәрәхәт алып, 6 декабрьдән бирле уйнамаган иде.
Беренче период. Өченче минутта «Авангард» уенчысы Валентин Пьянов алка кертте, әлеге гол видеокабатлаудан соң саналды (1:0).
Икенче периодта алка кертүчеләр булмады.
Өченче периодның ахырына хәтле 13 секунд калганда, «Ак Барс» һөҗүмчесе Станислав Галиев исәпне тигезләштерә алды (1:1). Өстәмә вакыт — овертаймда да тигез исәп сакланды. Буллит бәрү сериясендә өстенлекне «Авангард» алды.
Командалар составы:
«Авангард»:
Гарипов (Бобков);
Андригетто — Макмиллан — Бек, Бондарев — Покка;
Шумаков — Семёнов — Кошелев, Емелин — Франсон;
Пьянов — Зернов — Широков, Мартынов — Войнов;
Грачёв — Стась — Дедунов, Спиценко.
«Ак Барс»:
Рейдеборн (Билалов);
Азеведо — Кормье — Петров, Виртанен — Яруллин;
Галиев — Воронков — Зарипов, Викстранд — Педан;
Э. Галимов — Фисенко — Лукоянов, Рукавишников — Лямкин;
Дыняк — А. Галимов — Санников (Галузин), Фазылҗанов.
13 февраль көнне «Ак Барс» Ригада «Динамо» командасы белән көч сынашачак. Матч 20:30 сәгатьтә башлана.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз