news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Эмиль Гарипов «Ак Барс» хоккей командасыннан китте

Клуб уенчыга команда составында үткәргән тугыз сезон, шулай ук өченче Гагарин Кубогын яулауда керткән өлеше өчен рәхмәт белдерде, капкачыга алдагы карьерасында уңышлар теләде.

Эмиль Гарипов  «Ак Барс» хоккей командасыннан китте
архив/Ильнар Тухбатов

(Казан, 30 ноябрь, «Татар-информ»). Казанның «Ак Барс» хоккей командасы капкачы Эмиль Гарипов белән килешүне өзүе турында рәсми рәвештә белдерде.

«Эмиль Гарипов «Ак Барс»тан китә – килешү якларның ризалыгы белән өзелде», - дип хәбәр итә клубның рәсми сайты.

Клуб уенчыга команда составында үткәргән тугыз сезон, шулай ук өченче Гагарин Кубогын яулауда керткән өлеше өчен рәхмәт белдерде, капкачыга алдагы карьерасында уңышлар теләде.

«Ак Барс» клубының генераль менеджеры Рәфыйк Якупов сүзләренчә, үзендә тәрбияләнгән уенчы белән хушлашырга туры килгәнлектән, бу клуб җитәкчелеге өчен бер дә җиңел адым булмаган.

«Шулай да килеп туган вәзгыятьтә без ике як өчен дә иң яхшы карарга килдек – клуб та, уенчы да саубуллашкан вакытта бер-берсенә дәгъва белдерми, бу да бик мөһим», - дип белдерде Якупов.

«Эмильгә алдагы карьерасында чын күңелдән уңышлар телибез һәм аны янәдән лиганың иң яхшы капкачылары исемлегендә күрүебезгә шат кына булачакбыз», - дип сүзен йомгаклады «Ак Барс» клубының генераль менеджеры.

news_right_1
news_right_2
news_bot