Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Эмиль Гарипов «Ак Барс» хоккей клубы белән килешүен тагын ике сезонга озайтачак
Гаммәви мәгълүмат чараларында НХЛның дүрт клубы Гарипов белән кызыксына дигән хәбәрләр пәйда булды.
(Казан, 1 май, «Татар-информ»). Казанның «Ак Барс» командасы капкачысы Эмиль Гарипов Татарстан башкаласы хоккей клубы белән килешүен тагын ике сезонга озайтырга ниятли. Бу хакта уенчының агенты Станислав Романовка сылтама ясап ТАСС агентлыгы хәбәр итә.
«Ак Барс» хоккей клубының матбугат хезмәте килешүне озайту тәкъдиме (Гариповны да кертеп, әлеге тәкъдимне клубның җиде хоккейчысы алган) турында хәбәр иткән иде.
Моңа кадәр гаммәви мәгълүмат чараларында НХЛның дүрт клубы капкачы белән кызыксынуы, ә Гариповның океан артында үз көчен сынап карарга теләве турында хәбәр пәйда булды.
Узган сезонда Эмиль Гарипов даими чемпионатта – 47, плей-оффта 19 матч үткәрде, аларның 28 һәм 16сында җиңү яулады.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз