Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Эмиль Галимов һәм Дмитрий Воронков, икешәр гол кертеп, «Ак Барс»ка җиңү китерде
«Ак Барс», ике алкага өстен чыгып, «Трактор» командасын җиңде.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

(Казан, 27 гыйнвар, «Татар-информ», Гөлия Хәсбиуллина). Бүген Казанның «Ак Барс» хоккейчылары Чиләбедә «Трактор» командасын җиңде. Уен исәбе — 2:4.
Беренче период. Икенче минутта «Ак Барс» һөҗүмчесе Эмиль Галимов гол кертте (0:1).
Икенче период. Дүртенче минутта, «Ак Барс» күпчелектә уйнаганда, Дмитрий Воронков алка кертте (0:2). Җиденче минутта Эмиль Галимов, икенче алкасын кертеп, дубль ясады (0:3).
Өченче период. Җиденче минутта Дмитрий Воронков та үзенең икенче алкасын кертте. Бу Воронковның Континенталь хоккей лигасында беренче дубль ясавы булды (0:4). Уникенче минутта «Трактор» һөҗүмчесе Кристиан Томас күпчелектә «Ак Барс» капкасына беренче алканы кертте (1:4). Унбишенче минутта Игорь Исаев «Ак Барс» капкасына икенче алканы кертте (2:4).
Командалар составы:
«Трактор»
Галимов (Федотов);
Гика — Седлак − Основин, Бэйлен — Исаев;
Авцин — Попов — Косов, Карпухин — Терещенко;
Томас — Карлин — Бобылев, Меньшиков — Бородкин;
Комаров — Шаров — Тридчиков (Лукин), Кирпичников.
«Ак Барс»:
Билалов (Рейдеборн);
Азеведо — Кормье — Петров, Виртанен — Яруллин;
Галиев — А. Галимов — Зарипов, Юдин — Рукавишников;
Э. Галимов — Глухов — Лукоянов, Хенкель — Лямкин;
Фрэттин — Воронков — Кара (Марушев), Аверин.
Киләсе уенны «Ак Барс» Мәскәү өлкәсенең Подольск шәһәрендә үткәрәчәк. «Витязь» — «Ак Барс» матчы 29 гыйнвар көнне 19:30 сәгатьтә башлана.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз