news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Эмиль Фазлыев: “Су коенуга игътибарлы булырга кирәк”
Коенырга баручылар тирләп-пешеп килгән килеш суга кермәскә, биек урыннардан баш белән суга чуммаска, таныш булмаган сулыкларда коенмаска кирәклеген онытмаска тиеш
Скопировать ссылку
(Казан, 18 июль, “Татар-информ”, Рәсилә Кәримова). Июнь-июль айларында гына Татарстанда су белән бәйле булган 84 фаҗигале очрак теркәлгән, дип белдерде бүген “Татмедиа” агентлыгында узган матбугат очрашуында ТР Гадәттән тыш хәлләр министры урынбасары Эмиль Фазлыев.
Аның әйтүенчә, суга баткан тугыз кешенең гәүдәсе әлегә кадәр ачыкланмаган, һаман да тикшеренү, эзләнү эшләре дәвам итә. Әлеге исемлектә гәүдәләре табылмаган — башкаланың Горький паркы тирәсендәге пляжда суга баткан бер бала һәм ир-ат та бар.
Матбугат очрашуында хәбәр ителгәнчә, иң аянычлысы — балаларның суга батуы. Күпчелек вакытта әти-әниләре белән су коенырга килсәләр дә, алар зурлар күзәтүеннән мәхрүм кала. Кызыну-ял итү урыннарына спиртлы эчемлекләр төяп килгән зурларда еш кына бала кайгысы калмый да. “Бәлага тарыганнан соң гына ачынудан, кайгырудан файда юклыгын барыбыз да беләбез. Шуңа күрә су коенуга игътибарлы карарга кирәклеген истә чыгармаска кирәк”, - ди Э.Фазлыев.
Ул шулай ук тирләп-пешеп килгән килеш суга кермәскә, биек урыннардан баш белән суга чуммаска, таныш булмаган сулыкларда коенмаска кирәклеген дә искәртте. Һәм нәкъ менә Горький паркы тирәсендә Казансу елгасы төбендә күп кенә металл калдыклары — кер юу машиналары, велосипедлар, мотоцикл каркаслары барлыгы ачыклануын белдерде.
“Узган ел белән чагыштырганда, суга батучыларның саны кимрәк. Ләкин бу әле тынычлану өчен сәбәп була алмый. Чөнки алда эссе көннәр һәм коену сезонының ике атнасы бар”, - ди министр урынбасары.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: Татарстанда барлыгы өч йөзгә якын сулык исәпләнә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot