news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Эмиль Фәйзуллин Сәйяр Хәбибуллин турында: Олы яшьтә булуына карамастан, әле дә иҗат итә

Эмиль Фәйзуллин Сәйяр Хәбибуллин турында: Олы яшьтә булуына карамастан, әле дә иҗат итә
Фото: Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге

Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге Мәскәүдә яшәп иҗат итүче татар композиторы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Сәйяр Хәбибуллинны туган көне белән котлаган.

«Сәйяр Хәбибуллинны 93 яшьлек туган көне белән котлап кайттык. Без аның өендә туган көнендә ел саен кунакта булабыз. Аның «Эзләдем, бәгырем, сине» җыры – «визит карточкасы». Бу җырны ул хатыны Сания апага багышлаган, алар 66 елдан артык бергә. Һәрвакыт безне матур итеп каршы алалар, чәй эчертәләр, пироглар белән сыйлыйлар. Сәйяр абый олы яшьтә булуына карамастан, әле дә иҗат итә», - диде «Татар-информ» хәбәрчесенә Татарстанның Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Эмиль Фәйзуллин.

Аның әйтүенчә, композитор пианинода яңа иҗат иткән җырларын уйнаган. «Татарстанның төрле оешмаларына тарату өчен үзенең җырлар җыентыгын бүләк итте. Сәйяр абый истәлекле вакыйгалар турында да сөйләргә ярата. Аның белән «Эзләдем, бәгърем сине» һ.б. җырлары язылу тарихы, төрле язучы-композиторлар белән аралашып яшәве, бүгенге җырларның эчтәлекләре, яшь композиторларның иҗатлары турында әңгәмә кордык», - диде ул.

  • Сәйяр Зыятдин улы Хәбибуллин – 1931 елда Мәскәүдә дөньяга килгән. Ата-анасы башкалага Горький өлкәсенең Суыксу авылыннан килеп төпләнгәннәр. Балачагында башта гармунда, соңыннан музыкаль мәктәптә аккордеонда уйнарга өйрәнгән. Озак вакыт Максим Горький исемендәге киностудиядә, Союзмультфильм киностудиясендә, Үзәк телевидениедә тавыш операторы булып эшли. 1963 - 1991 елларда кадәр Сәйяр Хәбибуллин «Москонцерт»та инструментчы-артист.
  • Иҗат еллары чорында композитор җырлар һәм берничә инструменталь пьеса язган. Аның әсәрләрен Илһам Шакиров, Әлфия Авзалова, Ренат Ибраһимов, Клара Хәйретдинова, Венера Шәрипова, Зөһрә Шәрифуллина һәм башка танылган җырчылар башкарып дан казана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100