news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Эмиль Фәйзуллин: Кызганыч, теракт корбаннары исемлегендә татар исемнәре дә бар

Татарстанның Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Эмиль Фәйзуллин «Крокус Сити Холл» концертлар залында булган терактка карата үз фикерен белдерде.

Эмиль Фәйзуллин: Кызганыч, теракт корбаннары исемлегендә татар исемнәре дә бар
Фото: avtonomiya.tatar

Бик авыр вакытта яшәвебез аңлашыла. Сугыш Украинада бара, еракта кебек иде. Россия үзәгендә, Мәскәүдә тыныч дип уйлый идек. Халык театрларга, концертларга йөри иде. 22 мартка кадәр шулай иде, әлеге фаҗига башкасын раслады. Монда да төрле хәлләр була. Нинди сүзләр белән әйтергә дә белмим. Бу – хайванлык.

Халык бергә, күмәкләшеп чаралар үткәрергә өйрәнде. Аеруча Рамазан аенда ифтарлар уза. Бүген кәефләр башкача, халык куркып тора. Курку хисе бар. Телевизордан да күрсәтәләр, мәчет, храмнарда догалар укыйлар.

Исемлекләрдә татар исемнәре дә очрый. Алар активистлар, оешма вәкилләре түгел кебек, барыбер кызганыч.

23 мартта, «Крокусның» бер залында Нәүрүз бәйрәме үтәргә тиеш иде. Анда мөфтият тә чаралар үткәрә иде, татар артистлары да килә иде.

Мәскәүдә яшәүче татарлар белән «Крокус Сити Холл» концертлар залында булган фаҗига турында «Интертат» сайты өчен Гөлүзә Ибраһимова сөйләште.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100