news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Еманжелинскида Ирек Сабиров истәлегенә шигырь укучылар бәйгесе була

Чиләбе өлкәсенең Еманжелинск шәһәрендә «Шигырьләр очышы» район сәнгатьле укучылар бәйгесендә катнашу өчен гариза кабул итәләр. Бу хакта «ВКонтакте» социаль челтәрендә Чиләбе өлкәсе татарлары конгрессы хәбәрендә әйтелә.

Әлеге конкурс шагыйрь, язучы, публицист, Россия һәм Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, җәмәгать эшлеклесе, Чиләбе өлкәсе татарлары конгрессы рәисенең беренче урынбасары Ирек Сабиров истәлегенә һәм иҗатына багышлана.

news_right_1
news_right_2
news_bot