news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Эльза Заяри һәм Артур Исламов эстрадада булмаган яңа форматта концерт куйды

Җырчылар әйтүенчә, мондый формат чит илдә бик популяр, тамашачыларга да ул җиңел бирелә, концерт озакка сузмыйча карала.

Эльза Заяри һәм Артур Исламов эстрадада булмаган яңа форматта концерт куйды
Салават Камалетдинов

(Казан, 15 ноябрь, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе бинасында җырчылар, халыкара конкурслар лауреатлары Артур Исламов белән Эльза Заяриның “Бер сулышта” дип аталган концертлары оештырылды. Аның гадәти форматта булмавының сәбәбен алар “Татар-информ” хәбәрчесенә сөйләде.

“Концертыбыз гадәти булмады. Безнең бер алып баручыбыз да юк, концертны үзебез алып барабыз. Кешеләргә моңсу булмас өчен җиңел генә, озакка сузмыйча алып барабыз. Алар күзләрен бер мизгелгә йомып алган кебек кенә булсын өчен тырыштык. Шуннан чыгып концертның исемен дә “Бер сулышта” дип атадык”, - диде Эльза Заяри.

Концерт программасында татар композиторларының әсәрләре дә, яңа авторлар тарафыннан язылганнары да бар иде, шулай ук Артур Исламов үзе язган җырлар һәм кроссовер (классик музыка элементларының поп, рок һәм электрон музыка белән бергә гармонияләшүе) жанрында язылган чит ил җырлары да кертелде. 

Сәхнәдә Театр на булаке” оркестры уйнады, композитор, аранжировщик Ильяс Камал дирижерлык итте.

 

Артур һәм Эльза Исламовлар сүзләренчә, алар тамашачы өчен концертны яңа форматта күрү кызыклырак булыр дигән карарга килгән. “Халык тәнәфескә ияләнгән инде, ул сузыла. Ә монда без җиңеллек белән бер сулышта үтәчәк концерт әзерләргә булдык”, - ди алар. Җырчылар әйтүенчә, мондый формат чит илдә бик популяр, тамашачыларга да ул җиңел бирелә, концерт озакка сузмыйча карала.

“Артур белән тормышыбыз, иҗади юлыбыз бер сулышта кебек үтә. Шул хисләр һәм эмоцияләр белән без тамашачыларыбыз белән дә уртаклашырга теләдек. Киләчәктә дә шулай ук эшләячәкбез, концертлар куячакбыз, җырлар иҗат итәчәкбез. Бездә тормышка ашырасы яңа һәм кызыклы проектлар күп, ул рок та, эстрада проекты да булачак. Планнарыбыз зурдан, иң мөһиме, моңа көч һәм сәламәтлек җитсен”, - диде Эльза Заяри.

  • Эльза Заяри һәм Артур Исламов - Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры солистлары. Икесе дә Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясен тәмамлаган. Артур Исламов "Алканат" төркеме белән танылу алды. Эльза Заяри быел Глинка конкурсы лауреаты иясе булды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100