news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Эльза Заяри һәм Артур Исламов: Без – республикабызның зур патриотлары

Эльза Заяри һәм Артур Исламов: Без – республикабызның зур патриотлары
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Җырчы гаилә – Эльза Заяри һәм Артур Исламов «ТНВ-Татарстан» һәм «ТНВ-Планета» телеканалларында бара торган «Мин яратам сине, Татарстан!» телемарафонында чыгыш ясады.

«Татарстаныбыз – безнең йортыбыз, туган җиребез. Биредә әти-әнием, үзем туганым, гаиләмне булдырганым өчен республиканы яратам. Татарстаныбыз гел алга бара, чәчәк ата, киләчәктә дә гөрләп торыр дигән, теләктә калабыз», – диде Артур Исламов.

Җырчылар икесе дә бүген сайлау участогына барып тавыш биргәннәрен әйттеләр.

«Без – республикабызның зур патриотлары, безнең өчен республикабыз – туган җир генә түгел, ул туган йорт, безнең тарих, ата-бабалар җиңгән җир һәм зур горурлык», – диде Эльза Заяри.

Алар киләчәктә, мәдәниятне, сәнгатьне кайгыртып яшәячәкләрен әйттеләр. «Бөтен көчебезне җыеп, алга барырбыз, сәнгатебезне үстерербез дигән теләктә калабыз», – диделәр.

news_right_1
news_right_2
news_bot