news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Эльвира Шакирова: Элек артистлар шәхси тормыш турында, хыянәт итүләрен сөйләми иде

Эльвира Шакирова: Элек артистлар шәхси тормыш турында, хыянәт итүләрен сөйләми иде
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

Шоу-бизнес өлкәсендә язмалары белән танылган журналист Эльвира Шакирова артистлар белән аралашу һәм эшләү турындагы тәҗрибәсе белән уртаклашты.

«Элек «хайп» дигән әйбер, гомумән, юк иде. Хәзер генә артистлар «хайп»ны бик әйбәт куллана башлады. Дөресен әйтергә кирәк, элек җаваплар да, интервьюлар да тыйнаграк иде. Шәхси тормыш турында да, артистлар хыянәт итүләрен сөйләмәде. Хәзер генә ул теманы оялмыйча, ничек бар – шулай сөйлиләр. Бәлки, мин дә бик сорамаганмындыр. 2017 елда декреттан чыкканнан соң гына «шоу-бизнес темасында нәрсә генә язмыйлар икән» дип шаккаттым. Шоу-бизнесны бозып бетергәннәр иде», – диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә биргән әңгәмәсендә.

«Аңа кадәр бу өлкәдә мин ачылып язмадым. Декретта югалып торган арада, шоу-бизнес зур үзгәрешләр кичергән. Элек сораулар да, җаваплар да башкача – тыйнаграк иде. Артист белән артист арасында конфликтлар элек тә – Советлар Союзы чорында да булган. Ләкин аны халыкка чыгармаганнар. Язарга интернет та, телефон да булмаган. Хәзер генә бөтен әйбер беленә», – диде Эльвира Шакирова.

news_right_1
news_right_2
news_bot