news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Эльвира Шакирова: Артистларның тормышта башка кеше икәнен белгәч, гайрәтем чикте

Эльвира Шакирова: Артистларның тормышта башка кеше икәнен белгәч, гайрәтем чикте
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

«Интертат» электрон газетасында шоу-бизнес өлкәсендә язмалары белән танылу алган журналист Эльвира Шакирова артистлар белән аралашу тәҗрибәсе турында сөйләде.

«Исемләп әйтәсем килми, ләкин күбесенең тормышта бөтенләй башка кеше икәнен белгәч, гайрәтем чиккән чаклар күп булды. Чөнки без ул артистны сәхнәдә матур тавышлы, тәртипле кеше итеп күрергә күнеккән. Хәзер инде моңа ияләндем, игътибар итмәскә тырышам», – диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә биргән әңгәмәсендә.

Аның фикеренчә, артистлар белән бик каты дуслашсаң да читен, чөнки аннары алар турында язарга авыр, гел мактап кына язарга кирәк, дигән сүз. «Кайчак «чеметеп» тә алырга кирәк бит. Шуңа күрә артистларны якын итеп, дуслашып китүнең дә тискәре ягы бар. Ниндидер чик булырга тиеш, дип уйлыйм», – диде Эльвира Шакирова.

«Ир-атлардан бәйләнеп йөргән, гаиләле артистлар да булды. Игътибар күрсәтеп, очрашуга чакырганнары бар иде. Алар белән элемтәне дә өзеп булмый, чөнки эшем бар. Андый вакытта ситуацияне кулга алып, аек фикер йөртергә кирәк – сөйләшә белү осталыгы кирәк. Аны да үпкәләтмәскә, аңлатып әйтергә кирәк. Чөнки икенче вакытта ул кеше белән башка мәсьәләләр буенча сөйләшергә туры киләчәк. Менә шундый мизгелләрдә журналистка авыр була. Коллегаларым мине яхшы аңлый дип уйлыйм», – диде журналист.

news_right_1
news_right_2
news_bot