news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Эльвира Сафинаның «Татарча-русча-латинча кош атамалары сүзлеге» дөнья күрде

Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының лексикография бүлеге өлкән фәнни хезмәткәре Эльвира Сафина төрле типтагы сүзлекләр төзү белән шөгыльләнә.

(Казан, 18 декабрь, «Татар-информ»). Филология фәннәре кандидаты Эльвира Сафинаның «Татарча-русча-латинча кош атамалары сүзлеге» дөнья күрде. Бу хакта Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Сүзлектә татар теленең кош атамалары һәм аларның русча, латинча гомум кабул ителгән вариантлары бирелә. Сүзлек киң катлау укучыларга гамәли кулланма буларак тәкъдим ителә. Автор фикеренчә, ул шулай ук орнитологлар, сүзлекчеләр, тәрҗемәчеләр, матбугат һәм радио, телевидение хезмәткәрләре, мәктәп укучылары, укытучылар өчен дә файдалы белешмә булып хезмәт итәчәк.

Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының лексикография бүлеге өлкән фәнни хезмәткәре Эльвира Сафина төрле типтагы сүзлекләр төзү белән шөгыльләнә. Ул «Татар теленең аңлатмалы сүзлеге», «Татар теленең кыенлыклар сүзлеге», «Татар лексикологиясе» томнары авторларының берсе. «Татарча-русча-латинча кош атамалары сүзлеге» галимәнең орнитонимнарны өйрәнүгә багышланган кандидатлык диссертациясе темасына бәйле хезмәте.

  • Сафина Эльвира Ирфат кызы — филология фәннәре кандидаты, Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының өлкән фәнни хезмәткәре. Лексикология, лексикография юнәлешендә фәнни эшчәнлек алып бара. 1 монография, 50дән артык мәкалә, 4 сүзлек авторы, 6 фәнни басманың төзүчесе һәм җаваплы мөхәррире.


news_right_1
news_right_2
news_bot