news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Эльвира Нәбиуллина җыйган акчаларны рубльләрдә тотарга киңәш итте

Эльвира Нәбиуллина җыйган акчаларны рубльләрдә тотарга киңәш итте
Фото: © "Татар-информ"

Россиядә акчаны валютага караганда рубльләрдә саклау отышлырак, дип белдерде Үзәк банк башлыгы Эльвира Нәбиуллина. Ул блокировкаланган активлар белән алмашуның валюта курсына мөмкин булган йогынтысын шәрехләде. Бу турыда РИА Новости хәбәр итте.

«Теоретик яктан ниндидер элемент валюта базарына барырга мөмкин, әмма, безнең карашка, хәзер рубль буенча ставкалар күпкә кызыклырак. Ягъни банк депозитлары буенча югары ставкалар моны валютага кертүгә караганда отышлырак чара итә», - дип белдерде Нәбиуллина төп ставка буенча матбугат конференциясе барышында.

Аның сүзләренчә, блокировкаланган активлар белән алмашу валюта курсына зур йогынты ясамаячак. Әмма мондый алмашу булган очракта, россиялеләр блокировкаланган счетларында рубльләрдә булган акчаларыннан файдалана алачак.

Россия банкы җомга көнне икенче тапкыр рәттән төп ставканы еллык 16 процент дәрәҗәсендә билгеләде.

news_right_1
news_right_2
news_bot