news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Эльвира Нәбиуллина Татарстанны инновацияләр өлкәсендәге активлыгы өчен мактады

Дәүләт Думасының эш төркеме Россия Банкының «2024 елда акча-кредит сәясәте турында» хисабын әзерләүне дәвам итә. Бу хакта Дәүләт Думасының Бюджет һәм салымнар комитеты әгъзасы, Татарстаннан депутат Айрат Фәррахов Телеграм-каналында хәбәр итте.

Утырышларда карала торган төп мәсьәлә Россия Үзәк банкы үткәрә торган акча-кредит сәясәтенең нәтиҗәлелегенә кагыла.

Төркем эше кысаларында Фаррахов Россия Банкы рәисе Эльвира Нәбиуллинага мөһим сорау белән мөрәҗәгать итте һәм Татарстанда крипто алмаштыручылар эшчәнлеге өчен эксперименталь хокукый режим булдыру мөмкинлеге турында фикер алышырга тәкъдим итте.

«Чыннан да, Татарстан инновацияләрдә бик актив, без моны күрәбез. Криптовалютага инвестиция кертүче кешеләр өчен матди тәэмин ителешнең югары критерийлары әле тикшереләчәк. Эш шунда ки, бик күп кешеләр криптовалютада акча югалткан, һәм хәзерге вакытта безгә, куркыныч булуын аңламыйча, моңа үзенең соңгы акчаларын салучыларны якларга кирәк», – дип аңлатты Нәбиуллина.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100