news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Эльвира Нәбиуллина: Россиядә йомырка бәясе артуга инфляция генә сәбәпче түгел

Тавык йомыркасы бәясенең кисәк артуы инфляциягә генә түгел, аңа ихтыяҗ югары булууга да бәйле. Үзәк банк башлыгы Эльвира Нәбиуллина тавык йомыркасы бәясе кыйммәтләнүдә шундый сәбәпләрне атады. Бу хакта РБК хәбәр итә.

Нәбиуллина сүзләренчә, күпләр еш кына бәяләрнең кисәк артуын инфляция югары булу белән бәйли, әмма бу алай гына түгел. Ул аңлатканча, «бәяләр үсеше темпы югары булса, бездә даими рәвештә нәрсәдер кисәк ата». «Йомырка белән бәйле бәяләр проблемасы» хакында сөйләгәндә, Нәбиуллина анда гомуми сәбәпләр күрә, шуларның берсе – тәкъдим мөмкинлекләрен узып китә торган югары ихтыяҗ.

Шул ук вакытта, Үзәк банкның акча-кредит сәясәте, үз чиратында, ихтыяҗга турыдан-туры йогынты ясый. Әмма шуны искәртергә кирәк, базар Үзәк банк карарына якынча өч-алты кварталга тоткарлык белән җавап кайтара, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100