news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Эльвира Нәбиуллина «бик тынычсыз вакытлар» турында кисәтте

Эльвира Нәбиуллина «бик тынычсыз вакытлар» турында кисәтте
Эльвира Нәбиуллина
Фото: duma.gov.ru

Алда безне бик тынычсыз вакытлар көтә, әмма аларда үсеш өчен яңа мөмкинлекләр яшеренгән. РФ Үзәк банкы рәисе Эльвира Нәбиуллина Россия Банкының Финанс конгрессында шулай дип белдерде. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.

«Без ниндидер тышкы сынауларга җайлаштык. Безне алда бик тынычсыз вакытлар көтә. Ләкин мин ышанам ки, бу эшче көчләрнең кыйммәте зур булган шартларда үсеш өчен, хезмәт җитештерүчәнлеген үстерү өчен яңа мөмкинлекләр дә», – дигән ышаныч белдерде регулятор җитәкчесе.

Шул ук вакытта Нәбиуллина фикеренчә, Россия икътисадында структур үзгәрешләр көтелгәннән тизрәк бара.

Ул РФ икътисадында тышкы сәүдәнең роле кимүен мисал итеп китерде. Аның сүзләренчә, Үзәк банк экспортның да, импортның да кимүен терки.

«Шуңа күрә без технологик суверенитет кысаларында әзерли торган югары технологияле продукция экспортына ярдәм күрсәтү бик тә мөһим», – дип искәртте ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot