news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Эльвира Нәбиуллина: «Татфондбанкка акча салучылар яңа елга кадәр акчаларын алачак»

Россия Үзәк банкы башлыгы Татфондбанк тирәсендәге вазгыятьне шәрехләп үтте.

(Казан, 16 декабрь, «Татар-информ»). Матбугат конференциясе барышында Россия Үзәк банкы җитәкчесе Эльвира Нәбиуллина Татарстанда банк системасындагы вазгыятьне шәрехләде.

«Татфондбанкта вакытлы администрация булдырылуын, кредиторларның акчаларын кайтаруга мораторий кертелүен әйтә алам. Ә бу исә гражданнар яңа елга кадәр иминиятләштерелгән сумма кысаларында акчаларын алачак, дигән сүз», — дип билгеләп үтте Эльвира Нәбиуллина.

Шуны да искәртеп үтәргә кирәк, гадәттә Үзәк банк базарның аерым катнашучыларына карата фикерен белдереп тормый.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot