news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Эльвира Нәбиуллина Европада Үзәк банкның иң әйбәт җитәкчесе - “The Banker”

“The Banker” журналы аның банк секторын сәламәтләндерү буенча тырышлыгын билгеләп үткән.

 (Казан, 4 гыйнвар, “Татар-информ”). “The Banker” журналы Эльвира Нәбиуллинаны Европада Үзәк банкның иң әйбәт җитәкчесе дип атады, диелә “Интерфакс” агентлыгы хәбәрендә.

Моннан 1 ел элек әлеге басма Үзәк банкның иң әйбәт башлыгы дип Англия банкы җитәкчесе Марк Карнны таныган иде.

Нәбиуллина Россиянең икътисади үсеше өчен һәрвакыт инфляцияне киметү заруриятен күрсәтә килде. Үзәк банк башлыгы тырышлыгы белән 2016 ел йомгаклары буенча инфляция дәрәҗәсе 6 процентка кимегән (Росстат белешмәсе буенча, инфляция былтыр 5,4% булган - ИФ), 2015 елда 12,9 процент булган. Журнал күрсәткәнчә, Халыкара валюта фонды белешмәләре буенча, Россиянең иң яңа тарихында инфляция 6,1 проценттан да төшмәгән.

“Халыкның һәм базарда катнашучыларның инфляция көтү мәсьәләсендә кәефендә 2016 елның борылыш ноктасы булуы мөһим. 2016 ел башында инфляцияне көтү дәрәҗәсе инфляция буенча безнең максатлар югарырак иде (2017 ел ахырына 4 процент - ИФ), ләкин хәзер алар таргетка якынлашты һәм 4,5-4,7 процент тәшкил итә", - дигән журналга Нәбиуллина.

“The Banker” шулай ук Россия Федерациясе Үзәк банкы башлыгының банк секторын сәламәтләндерүдә тырышлыгын билгеләп үткән. 2014 ел башыннан бирле регулятор 300ләп кредит оешмасының лицензиясен кире алган.

Моннан тыш, Россия банкы Финанслар министрлыгы белән берлектә пенсия системасы концепциясенең яңасын әзерли. “Пенсия акчалары Россия икътисады өчен озак вакытка каралган иң мөһим чыганак булырга тиеш. Проект парламент тарафыннан 2017 елда кабул ителер дип өметләнәбез”, - дигән Нәбиуллина.

news_right_1
news_right_2
news_bot