news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Эльвира Камалова: "Татар җырына ребрендинг таләп ителә"

ТР мәдәният министрының беренче урынбасары "Үзгәреш җиле" фестивале профессиональ татар музыка сәнгате үсеше өчен мөһим булуын әйтә.

(Казан, 2 ноябрь, "Татар-информ", Айсылу Хафизова). 5 ноябрьдә Казанда беренче тапкыр "Үзгәреш җиле" татар җыры фестивале узачак. Проект 2015 елдан Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча гамәлгә ашырыла башлады.

Җәмәгатьчелек проектны төрлечә кабул итте, фестивальне оештыручыларга бу проект "татарча түгел"  дигән фикерләр дә әйтелде.

ТР мәдәният министрының беренче урынбасары Эльвира Камалова ТР Хөкүмәтендә узган брифингта әлеге фикерләргә түбәндәгечә җавап бирде: "Дипломлы музыка белгече буларак мин XIX гасыр ахыры – XX гасыр башында француз импрессионист музыкантлары Морис Ровель һәм Клод Дебюсси үз көйләренә пентатоника элементын кертеп, Европаны дер селкетүен әйтми кала алмыйм. Чөнки бу бөтенләй башка стилистик һәм гармоник яссылыкка үтеп керү булды".

Татар җыры фестивале турында сөйләп, ТР мәдәният министры урынбасары татар җырына ребрендинг таләп ителүен әйтте. “Миңа музыкант буларак, татар җыры регги стилендә яки рок-н-ролл элементлары яки соул яки фанк элементлары белән ничек яңгыраячагы кызык. Һәм безнең андый мөмкинлегебез булачак”, – ди Эльвира Камалова.

Министр урынбасары "Үзгәреш җиле"н профессиональ татар музыка сәнгате үсеше өчен мөһим чара булуын искәртте. Дәлил итеп, ул проектның төп катнашучыларын телгә алды. “Проектның музыкаль җитәкчесе Вадим Эйленкриг турында чукрак кына ишетмәгәндер. Без дә аны яхшы беләбез, ул 10 елга якын Игорь Бутманның биг-бэнд төркемендә эшләде, без аның нинди дәрәҗә икәнен аңлыйбыз”, – диде Эльвира Камалова.

Мәгълүм булганча, концерт 5-6 ноябрьдә – Казанда, 4 декабрьдә Мәскәүдә булачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100