news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Эльвира Камалова татар музыкасында комсомолга багышланган мөнәҗәт барлыгын әйтте

“Комсомол мөнәҗәте” җырының авторы – татар композиторы Солтан Габәши.

Эльвира Камалова татар музыкасында комсомолга багышланган мөнәҗәт барлыгын әйтте
Салават Камалетдинов

(Казан, 21 октябрь, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). ТР Заманча сәнгать галереясе җитәкчесе, музыка белгече Эльвира Камалова татар музыкасы тарихында комсомолга багышланган мөнәҗәт барлыгын әйтте. Бу хакта ул TAT CULT LAB музыка лабораториясендә сөйләде.

“Күренекле татар композиторы Солтан Габәши үзенчәлекле фикерләве белән аерылып торган. Фантазиясенең иркен һәм иксез-чиксез булуы таң калдырган. Мәсәлән, ул Уфаның “Галия” һәм Казанның “Мөхәммәдия” мәдрәсәләрен тәмамлап, искиткеч белемгә ия була. Егерменче елларда ул “Комсомол мөнәҗәте”н иҗат итә. Бу бөтенләй башка сыймаслык очрак! Мин әле моның асылын һаман да аңлый алмыйм", - дип сөйли ул. 

Эльвира Камалова композиторның әлеге әсәрне язу максаты сәясәткә бәйле, йә булмаса егерменче-утызынчы еллардагы вакыйгаларга ышану яисә “троллинг” булырга мөмкин, ди. “Монда өч вариант та була ала. Әмма комсомолга багышланган җырның язылуы – чыннан тарихи факт. Аны беркем дә беркайчан башкармаган, ул бары тик кулъязма рәвешендә генә саклана. Габәшинең 90 процент әсәре кулдан язылган килеш тора”, - ди ул.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100