news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Эльвира Камалова: Безнең балачагыбыз әфган сугышы вакытына туры килде

Казанда "Километры войны. Афган. "Загранкомандировка" документаль фильмы тәкъдим ителде.

Эльвира Камалова: Безнең балачагыбыз әфган сугышы вакытына туры килде
Салават Камалетдинов

(Казан, 15 февраль, "Татар-информ", Зилә Мөбәрәкшина). Татарстанның Заманча сәнгать музее директоры Эльвира Камалова үзенең балачагы әфган сугышы чорына туры килгәнен искә алды. Бу хакта ул бүген әфган сугышына багышланган "Километры войны. Афган. "Загранкомандировка" документаль фильмы күрсәтелү алдыннан сөйләде.

"1989 елның 15 февралендә Совет гаскәрләре Әфганстан территориясеннән чыгарыла. Бу - бик моңсу, авыр вакыт. Безнең балачагыбыз нәкъ әфган сугышы вакытына туры килде", - диде ул.

"Ватанны саклау дигән искиткеч профессия бар. Безнең офицерларга, солдатларга һәм Ватанны сакларга гомерләрен биргән барлык кешеләргә хөрмәтебез зур", - диде Эльвира Камалова.

Эльвира Камалова фикеренчә, әфган сугышы темасы туган якка мәхәббәтне тәрбияләүдә, патриотизмны булдыруда мөһим аспект булып тора.

"Фильм күрсәтү ихлас күңелдән эшләнелде, чөнки тамашачыларга иң элек Әфганстанда төшерелгән фотокадрлар күрсәтелде, соңыннан Әфганстанда булган медицина хезмәткәре булып эшләгән Рәйхана Җиһаншина белән күзгә-күз аралашу мөмкинлеге эләкте", - диде Эльвира Камалова. 

news_right_1
news_right_2
news_bot