Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Эльвира Әхмәтовага Россия Федерациясе Президентының Мактау грамотасы тапшырылды
“Бу минем хезмәтемә генә бәя түгел, медиа өлкәсендә эшләүче барлык коллегаларымның зур өлеше кергән аңа”, - диде ул.

(Казан, 24 июль, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). "Татмедиа" Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесенең беренче урынбасары Эльвира Әхмәтовага Россия Федерациясе Президентының Мактау грамотасы тапшырылды. Бүләкне Казан Кремлендә Татарстанның Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин тапшырды.
“Бу бүләкне алу минем өчен бик зур дәрәҗә. Бу минем хезмәтемә генә бәя түгел, медиа өлкәсендә эшләүче барлык коллегаларымның зур өлеше кергән аңа. Мәгълүмат белән эшләү үз эшеңә үтә җаваплы караш, төгәллек, оперативлыкны таләп итә. Бердәм команда булып эшләгәндә генә нәтиҗәләргә ирешергә мөмкин”, - диде Эльвира Әхмәтова “Татар-информ” хәбәрчесенә.
Ул Татарстан Республикасы җитәкчелегенә, Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесенә рәхмәтле булуын әйтте.
- Казан Кремлендә төрле өлкәләрдә эшләүче 47 хезмәт алдынгысына РФ һәм ТР дәүләт бүләкләре тапшырылды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз