Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Эльвира Әхмәтова «Фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләнде
«Быел тармакта эшли башлавыма 20 ел тулган елны бүләкләнүем дә символик мәгънәгә ия», — диде «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесенең беренче урынбасары.

(Казан, 28 июль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесенең беренче урынбасары Эльвира Әхмәтова «Фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләнде. Дәүләт бүләген Казан Кремлендә Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин тапшырды.
«Бүген зур бүләк алу минем өчен зур дәрәҗә. Быел тармакта эшли башлавыма 20 ел тулган елны бүләкләнүем дә символик мәгънәгә ия. Кайчандыр 2000 елда институтны тәмамлап, радиода корреспондент булып эшли башладым. Шушы 20 ел эчендә төрле урыннарда: телевидениедә дә, газетада да, радиода да үземне сынап карадым. Минем өчен бу бик зур тормыш мәктәбе булды, зур тәҗрибә алдым», — диде Эльвира Әхмәтова «Татар-информ» хәбәрчесенә.
Ул үзенең барлык эш урыннарындагы җитәкчелегенә, хезмәттәшләренә рәхмәтен җиткерде. «Бүгенге бүләк минем казанышым гына түгел, коллегаларымның роле дә зур, медиа өлкәсендә эшләүче барлык журналистларның да өлеше кергән. Республика Президенты Рөстәм Миңнехановка безнең эшебезне күреп, югары бәяләве өчен рәхмәтемне белдерәм», — диде.
Эльвира Әхмәтова «Татмедиа» җитәкчелегенә, журналистларга рәхмәтен җиткерде. «Киләчәктә дә бердәм команда булып, республикабыз үсеше өчен эшләрбез дип ышанам», — дигән теләктә калды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз