news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Эльвира Әхмәтова Татарстандагы гаиләләргә социаль ярдәм чаралары турында искәртте

Эльвира Әхмәтова Татарстандагы гаиләләргә социаль ярдәм чаралары турында искәртте
Фото: «Татар-информ», Владимир Васильев

Татарстанда гаиләләр киләчәкләрен ышанычлы рәвештә планлаштыра алсын өчен төрле шартлар тудырыла. Төбәктәге гаиләләргә 65 социаль ярдәм чарасы күрсәтелә. Бу хакта бүген журналистларга Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе башлыгы Эльвира Әхмәтова сөйләде.

«65 социаль ярдәм чарасының 60ы республика бюджетыннан финанслана. Төбәктә балалар бакчалары, мәктәпләр, спорт комплекслары, поликлиникалар төзелә. Ял итү һәм мәдәни инфраструктура үсеш ала», - дип сөйләде ул.

Әхмәтова мәгълүматларына караганда, Татарстанда күп балалы гаиләләр саны арта. Бүген төбәктә 59 меңнән артык күп балалы гаилә исәпләнә. Республикада яшь гаиләләр өчен дәүләт торак программалары гамәлгә ашырыла.

«Бүген бездә балаларны үстерү һәм тәрбияләү, яшьләрне, талантларны үстерү өчен яхшы инфраструктура бар: мәктәпләр, «Үсеш ноктасы» үзәкләре, «кванториумнар» җиһазландырылган. Балалы студентларга ярдәм итү чаралары киңәйтелгән – бу киләчәк турында системалы кайгырту», - дип өстәде Әхмәтова.

news_right_1
news_right_2
news_bot